Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яман шештән саклаучы 4 РИЗЫК

Яман шештән сакланыйм дисәң, түбәндәге ризыкларның берсен булса да үз итәргә кирәк, ди белгечләр.

Сарымсак. Сарымсакны салкын тиюдән саклаучы иң нәтиҗәле чараларның берсе дип санарга күнеккән без. Баксаң, ул яман шеш килеп чыгу ихтималын да киметә икән. Күпсанлы тикшеренүләр нәтиҗәләренә ышансаң, даими рәвештә сарымсак ашау ашказаны яман шеше ихтималын 12 процентка киметә.

Броколли кәбестәсе. Яман чирне кисәтүче азык-төлек исемлегендә икенче урынны алып тора ул. Әмма броколли кәбестәсен микродулкынлы мичтә пешерергә ярамый. Болай эшләгәндә, аның составындагы флавонид дигән матдәнең 97 проценты юкка чыга. Ә ул организмны яман вирус, чирләрдән саклый.

Цитруслылар. Даими рәвештә әфлисун, лимон, грейпфрут ашау йоткылык, ашказаны, авыз куышлыгы яман шеше килеп чыгу ихтималын бермә-бер киметә.
С һәм Е витаминнарына, бакыр һәм антиоксидантларга бай киви да яман шеше дошманнары исемлегендә.

Көненә ике чынаяк чәй эчү аналык муентыгы яман шеше ихтималын 32 процентка киметә. Ник дигәндә, чәй яфраклары организмны саклаучы флавоноид, антиоксидантларга бай.
Алманың табигый җепселләре эчәклек яман шешен кисәтә. Моннан тыш алма составында яман шеш күзәнәкләрен юк итүче процианид дигән антиоксидант бар. Шуңа күрә даими рәвештә алма ашап тору икеләтә файдалы булачак.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X