Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ялган аракы сатучыларның кулларына сугарга

Ел башыннан, биш ай эчендә, сәүдә нокталары аша район халкына 87000 литр алкогольле продукция сатылган. Җан башына бүлгәндә, бу - көненә 0,033 литр, якынча бер "стопка" дигән сүз. - Саннарда алсак, районда мондый төр продукция куллану былтыргы шушы чор белән чагыштырганда 12 процентка кимрәк. Тик эчкечелек бездә дә, тулаем республикада...

Ел башыннан, биш ай эчендә, сәүдә нокталары аша район халкына 87000 литр алкогольле продукция сатылган. Җан башына бүлгәндә, бу - көненә 0,033 литр, якынча бер "стопка" дигән сүз.


- Саннарда алсак, районда мондый төр продукция куллану былтыргы шушы чор белән чагыштырганда 12 процентка кимрәк. Тик эчкечелек бездә дә, тулаем республикада да зур проблема булып кала,- ди Татарстан Госалкогольинспекциясе Түбән Кама территориаль органының райондагы әйдәүче белгеч-эксперты Лилия Мортазина. - Әйтик, узган 5 айда республикада 118 кеше аракыдан агуланып үлгән. Андый бер очрак быел безнең районда да теркәлде.

Агулануларның төп сәбәбе - законсыз рәвештә сатылучы алкогольле эчемлекләрнең составында этанол спирты булу, диләр белгечләр. Шундый фаҗигале хәлләр турында күпләр ишетеп торса да, ялган аракыны сатучылар да һәм, билгеле инде, аны эчүчеләр дә арткан. Полиция хезмәткәрләре, әйтик, узган ел суррогат сату белән шөгыльләнүче 17 кешене ачыкласа, быел ярты ел эчендә генә дә районда шундый 12 факт мәгълүм.

- Законсыз рәвештә алкогольле эчемлекләр сатучылар ялган аракыдан тыш, составында спирт булган косметик лосьоннарга хәтле "урнаштыра". Пластик шешәләрдәге аракының акциз маркасы, этикеткалары юк. Халык шундый товар сатып бер-берсен агулаудан да, агуланудан да курыкмый,- ди Россия ЭММ "Чирмешән" муниципальара бүлеге оперуполномоченные Илнар Җиһаншин.

И. Җиһаншин әйтүенчә, законсыз рәвештә алкоголь продукциясе сатучылар районыбызның Түбән Кәминкә, Яңа Кади, Иске Элмәле авылларында шактый. Чирмешән халык телендәге Амур ягында да әлеге продукцияне күп саталар, күп эчәләр дә икән.

- "Астан сатучыларга" карата законнар йомшак. Тикшерүләрдән, тиешле җәза чараларыннан соң алар штрафларын түлиләр дә, кырын эшләрен янә дәвам итәләр,- ди Илнар Җиһаншин.

Ялган аракы сатучыларның кулларына сугарга кирәк. Моны бергәләшеп эшләү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined законсыз рәвештә сатылучы алкогольле эчемлекләр