Белеп торыгыз

Яңа ел төнендә Татарстанда 26 градус салкын булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 1 гыйнварга каршы төндә Татарстанда шактый салкын булырга охшап тора. Республика районнарында 31 декабрьдә һава температурасы 26 градуска кадәр түбән төшәчәк, дип фаразлый синоптиклар. 1 гыйнварда инде 28 градус салкын булуы ихтимал. Казанда да салкын булачак - 1 гыйнварга каршы төндә...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 1 гыйнварга каршы төндә Татарстанда шактый салкын булырга охшап тора.

Республика районнарында 31 декабрьдә һава температурасы 26 градуска кадәр түбән төшәчәк, дип фаразлый синоптиклар. 1 гыйнварда инде 28 градус салкын булуы ихтимал.
Казанда да салкын булачак - 1 гыйнварга каршы төндә 19-21, аязган вакытта 24 градус булыр дип фаразланыла.

һава шартлары Яңа ел

Нет комментариев