Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тузиков: Конституциягә төзәтмәләр кертү безнең тарихны спекуляцияләрдән яклаячак

Илнең төп документына тарихи хакыйкатьне яклау хакында маддә кертеләчәк.

Россия Конституциясендә тарихи хакыйкатьне яклау турындагы төзәтмәләр безнең хәтеребезне һәм тарихыбызны ил эчендә дә һәм аннан читтә дә спекулянтлардан яклауга юнәлтелгән. Бу фикерне Казан илкүләм тикшеренү технология университетының «Дәүләт, муниципаль идарә һәм социология» кафедрасы мөдире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков  әйтте. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.

«Бүген үткәннәр белән чын мәгълүмати сугыш башлануын күрәбез. Без, Россия гражданнары буларак, бу һөҗүмнәр өчен төп объектлар булып торабыз. Бөек Ватан сугышы килеп чыгуда ил гаепле димәкче булалар. Бу спекуляция омтылышлары кебек күренә», — дип сөйләде Тузиков.

Ул бабаларыбызның бу истәлекләре — мәдәни кодка язылган, дип өстәде. Һәм Россия халкының үз идентификациясе Бөек Ватан сугышында җиңү белән турыдан-туры бәйле, диде.

«Бу төзәтмә яхшы белән начарны төгәл ачыкларга тиеш. Әгәр дә без үз тирәбездә мондый төзәтмәләр кабул ителгәнен күрмәсәк, ул артык  кирәк тә түгелдер», — диде социология фәннәре докторы.

Аның сүзләренчә, Европа  илләрендә Икенче бөтендөнья сугышы хакчнда ялган тарихи фикер туплана.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплады.

Фото: Рамиль Гали.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев