Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тозлы кыяр суын нишләтергә?

Язга күп калмады. Тозлы кыяр банкалары бушый башладымы? Аларның суын түкмәгез!

Кайбер хуҗабикәләр аш-су әзерләгәндә кыяр суын куллануны кирәк тапмый, түгә. Ә юкка.
Теләсә нинди кыяр тозлаган судан бик тәмле печенье пешерергә була. Моның өчен 10ар аш кашыгы кыяр суы, шикәр комы, үсемлек мае, 1 аш кашыгы уксус белән сүндерелгән сода, ярты кило он кирәк. Барысын бергә кушып, камыр басыгыз. Төрле формалар белән кисеп, духовкада әзер булганчы пешерегез.

Тавык һәм балык кыздыру өчен иң тәмле клярны кыяр суыннан гына ясап була. 1 стакан кыяр суы, шул кадәр үк он алып, шуңа 2 йомырка, пычак очына элеп сода салыгыз да “венчик” белән күпертегез, 1 аш кашыгы үсемлек мае салыгыз.

Кыяр суыннан кышкы окрошка ясарга мөмкин. Моның өчен пешкән итне, тозлы кыяр, маринадланган сарымсак, йомырканы шакмаклап турагыз. Барысын бергә болгатып, тозлы кыяр суы кушыгыз.

Тозлы кыяр суында торган ит аеруча тәмле булып пешә. Моның өчен итне артык зур булмаган кисәкләргә турап, өстенә рассол коеп, 3-4 сәгатькә калдырабыз. Тиешле вакыт узгач, итне рассолдан алып, үзегез теләгән тәмләткеч һәм үсемлек мае сөртеп, 200 градуста духовкада пешерәбез.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев