Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

ӘТИ-ӘНИЛӘР ӨЧЕН ТЕСТ: Мәктәп программасын беләсезме?

Балагызга дәрес әзерләшә башлагач сорау өстенә сорау туамы? Кичләрен сочинение-изложениелар язып, тапкырлау таблицасын ятлап интегәсезме? Яки киресенчә, балагыз кырып-себереп барысын да үзе эшләп куямы? «Алма алмагачыннан ерак төшми» диләр бит, ә үзегез нинди укучы идегез? Менә шушы тест барын да әйтеп бирер. 1. Австралия! Аның башкаласы исегездәме? - Канберра -...

Балагызга дәрес әзерләшә башлагач сорау өстенә сорау туамы? Кичләрен сочинение-изложениелар язып, тапкырлау таблицасын ятлап интегәсезме? Яки киресенчә, балагыз кырып-себереп барысын да үзе эшләп куямы? «Алма алмагачыннан ерак төшми» диләр бит, ә үзегез нинди укучы идегез? Менә шушы тест барын да әйтеп бирер.


1. Австралия! Аның башкаласы исегездәме?
- Канберра
- Мельбурн
- Сидней

2. Рус теле дәресләрен әйбәт үзләштергәнегезне тикшерәбез. Кайсы сүздә хата бар?
- Несколько полотенец
- Более пятиста человек
- Подписанные договоры

3. Медиана - ул?
- өчпочмакның түбәсен каршы як белән тоташтыручы линия
- өчпочмакны тигез өлешкә бүлүче линия
- өчпочмакның 90 градуслы почмагы

4. Кайсы әсәр И.С.Тургеневныкы?
- «Гранатовый браслет»
- «Капитанская дочка»
- «Записки охотника»

5. 0,1 км дециметрларда?
- 10 000 дм
- 100 дм
- 1 000 дм

6. Нинди материк 4 океан тарафыннан да юыла?
- Антарктида
- Австралия
- Евразия

7. Тарихка күчтек. Петр II-дән соң кем идарә иткән?
- Анна Иоанновна
- Петр III
- Екатерина II

8. О, физика! Кельвиннарда нәрсә исәплибез?
- Ток көче
- Температура
- Егәрлек

9. Ag - Менделеев химик таблицасының нинди элементы?
- Алюминий
- Көмеш
- Алтын

10.Юпитер Кояштан ничәнче планета?
- 5
- 7
- 1

8-10-сы дөрес: Афәрин! Сез бик тапкыр кеше булса кирәк. Мәктәптә уку сезгә җиңел бирелгән булырга тиеш. Төп фәннәрне сез «5»лелек үзләштергәнсез, барын да әле дә хәтерлисез.
5-7-се дөрес: Начар түгел. Тик хәтерегез әзрәк аксый булса кирәк. Белгән материалны оныта башлагансыз.
4-6-сы дөрес: Хмм… Мәктәптә «3»легә укыганыгыз күренеп тора шул

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined