Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә

Буран вакытында күз күреме 1000 метрдан кимрәк булачак.

9 февральдә республика территориясендә һәм Казанда буран, көньяктан тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитә торган көчле җил булуы көтелә.

Буран вакытында күз күреме 1000 метрдан кимрәк булачак, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Синоптиклар шулай ук юлларда кар көртләре һәм бозлавык барлыкка килүен фаразлый.

Төнлә һәм иртән томан төшүе ихтимал. Казанда төнлә һаваның минималь температурасы -6..-8 градус, көндез -1.. -3 градус булачак.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев