Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда бу атнада һава торышы нинди булачагын фаразладылар

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Сишәмбе, 14 июньдә, Татарстан югары атмосфера басымы йогынтысында булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Көндез 25-27 градус җылы булачак.

Чәршәмбе, 15 июньдә, республиканың көнбатышында кыска вакытлы яшенле яңгырлар һәм тизлеге секундына 15-20 метрга җитә торган җил көтелә. Төнлә 8-13, көндез 24-29 градус җылы булыр дип көтелә.

Пәнҗешәмбе, 16 июньдә, шулай ук яңгыр һәм яшен булуы ихтимал. Төнлә – 12-17, көндез 23-28 градус җылы булачак.

Җомга һәм шимбә көннәрендә Татарстанда яшенле яңгырлар булыр дип фаразлана. Көндез һава температурасы +20 гградустан +25 градуска кадәр җитәчәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев