Татарстанда бераз кар явуы һәм температура фонының төшүе көтелә
Белеп торыгыз

Татарстанда бераз кар явуы һәм температура фонының төшүе көтелә

Бүген, 14 февральдә, Татарстанда салкын һәм шул ук вакытта шактый дымлы һава торышы саклана.

Республика өстендәге күк йөзе болытлы булып кала, кайбер урыннарда томан күзәтелә. Урыны белән, Казанны да кертеп, бераз кар явуы фаразлана.

Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, көндез аның тизлеге секундына 13 метрга кадәр көчәя. Юлларда бозлавык хасил була.

Төбәк буенча көндез температура -5..-10 градус тәшкил итәчәк (ТР башкаласында -6..-8 градус).

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев