Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда авыл ипотекасы буенча 5 миллиард сумнан артыграк кредит алганнар

Татарстанда 2300 якын гаиләгә авыр ипотекасы буенча 5 миллиард сумнан артыграк акча бирелгән. Ипотека кредиты күләме уртача 2,2 миллион сум тәшкил итә.

– Татарстан Республикасында яшәүчеләр авыл ипотекасын яратып кабул итте. Аны туып-үскән җирендә яшәп эшләргә теләүче яшьләрнең ешрак алуы күңелдә канәгатьлек хисләре тудыра. Авыл ипотекасы өчен гадәти документларның гына таләп ителүе дә зур өстенлек булып тора, – ди “Россельхозбанк”ның Татарстандагы төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.

Банктан әйтүләренчә, бигрәк тә торак йортлар (бирелгән кредитларның гомуми санының 45 проценты) ешрак сатып алына. Кешеләр асылда кечерәк бистәләргә (заявкаларның 37%) өстенлек бирә. Халык саны 20 меңнән 30 меңгә кадәрге торак пунктлар – соңгы урында (11%), "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев