Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда 2017 елга балалар бакчаларына түләүнең уртача бәясе мәгълүм

Документ республиканың хокукый документлар рәсми порталында басылып чыккан. Татарстан Министрлар Кабинетында мәктәпкәчә дәүләт учреждениеләрендә ата-аналар балаларын йөрткән өчен уртача түләү бәясе расланды. Карар республика Премьер-министры тарафыннан имзаланган һәм республиканың хокукый документлар рәсми порталында басылып чыккан. Хисап мәктәпкәчә дәүләт учреждениесенең ничә сәгать эшләвенә һәм күпме балалар йөрүенә нигезләнеп ясалган. Тәүлегенә 10,5...

Документ республиканың хокукый документлар рәсми порталында басылып чыккан.

Татарстан Министрлар Кабинетында мәктәпкәчә дәүләт учреждениеләрендә ата-аналар балаларын йөрткән өчен уртача түләү бәясе расланды. Карар республика Премьер-министры тарафыннан имзаланган һәм республиканың хокукый документлар рәсми порталында басылып чыккан.
Хисап мәктәпкәчә дәүләт учреждениесенең ничә сәгать эшләвенә һәм күпме балалар йөрүенә нигезләнеп ясалган.
Тәүлегенә 10,5 сәгать эшләүче балалар бакчасына айлык түләү, 3 тән 7 яшькәчә балага 1 гыйнвардан (документ үз көченә кергәннән соң) төркемдә балалар саны өчтән артканда 755 сум булачак, әгәр дә өчтән ким булса 1512 сум түләнә торган була.
Мәктәпкәчә дәүләт учреждениесендә бала тәүлек буе булса, 2 айдан алып 1 яшькә кадәрге балалар өчен түләү аена 4 мең 747 сум булачак - бу балалар саны өчтән ким булган очракта. Әгәр дә төркемдә балалар өчтән күбрәк икән, бу вакытта ата-аналар 2 мең 374 сум түли торган була. Тәүлек буе эшли торган балалар бакчасына 3 тән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләү төркемдә өчтән ким бала булганда 1 мең дә 843 сумга төшәчәк. Төркемдә өчтән артык бала булганда ата-аналар аена 921 сум түләп барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы балалар бакчасы түләүләр