Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Рөстәм Миңнеханов: Антисептикларга бәяләрне арттырмаска

Татарстан Президенты дезинфекция чараларын җитештерүне арттыру турында сөйләшү өчен «Аромат» акционерлык җәмгыятендә булды.

Антисептикларга бәяләр арттыру һәм Интернетта аларны кыйммәтрәк бәягә сатуга юл куярга ярамый, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Аромат» АҖендә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентылыгы яза.

Рөстәм Миңнеханов дезинфекцияләү чараларын җитештерү күләмен арттыру турында сөйләшү максатында предприятиедә булды. «Аромат» АҖ сәнәгать һәм автотранспорт предприятиеләре өчен гадәти һәм зур савытта да антисептик җитештерә ала, тик моның өчен компаниягә махсус акциз кирәк.

Президент бу мәсьәләне шәхси контрольгә алды, чөнки сүз кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында бара. Якын арада бу хакта   федераль дәрәҗәдә фикер алышуга чыгарачак.

«Интернетта хәзер югары бәядән антисептик чаралар тәкъдим итүче спекулянтлар күюәйде. Моңа юл куярга ярамый. Сәүдә һәм даруханә челтәрләре аша тиешле күләмдә антисептиклар сатуны тәэмин итәргә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Кичә Татарстанда республика җитәкчесе күрсәтмәсе белән идарә органнары һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль өстәмә система көчләре өчен югары әзерлек режим кертелде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанда коронавируска тикшерү өчен тагын өч лаборатория ачылачак,  дип хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев