Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

ПАКЕТ… ИҢ КИРӘКЛЕ НӘРСӘ?!

Кеше тормышында иң еш кулланыла торган әйберләр исемлегенә нәрсәләрне кертергә була? Телефон?! Акча?! Әйе, килешәм. Тик син тагын бер әйбер турында оныттың. Пакет! Кибеттән азык-төлек алып кайтканда, мәктәпкә икенче аяк киеме яки спорт киеме салып барганда, китап-дәфтәрләрең сумкаңа сыймаса да, пакет кулланасың. Һәм бер син генә түгел, бик күпләр шулай...

Кеше тормышында иң еш кулланыла торган әйберләр исемлегенә нәрсәләрне кертергә була? Телефон?! Акча?! Әйе, килешәм. Тик син тагын бер әйбер турында оныттың. Пакет! Кибеттән азык-төлек алып кайтканда, мәктәпкә икенче аяк киеме яки спорт киеме салып барганда, китап-дәфтәрләрең сумкаңа сыймаса да, пакет кулланасың. Һәм бер син генә түгел, бик күпләр шулай эшли. Ә пакет һәм гомумән пластиктан ясалган эшләнмәләр турында нәрсә беләбез соң без? "Ялкын" сиңа бу гадәти һәм шул ук вакытта бик серле әйбер турында 10 кызыклы факт тәкъдим итә.

1. Ел саен 5 трлн полиэтилен пакет эшләп чыгарыла. Әгәр бөтен пакетларны бәйләсәң, җир шарын 7 тапкыр әйләндереп чыгарга мөмкин булыр иде.

2. Һәр секунд саен дөнья күләмендә 160 000 пластик савыт кулланыла.

3. Беренче полиэтилен пакет 1977нче елда кибетләрдә сатыла башлый.

4. Бөтен эшләп чыгарылган пластик савыт-саба һәм полиэтилен пакетларның нибары 1-3%ы гына икенчел эшкәртүгә эләгә.

5. Ел саен дөньякүләм сулыкларга, якынча, 12 000 000 тонна пластик эләгә.

6. Пластик савыт-саба һәм пакетлар 300-700 ел дәвамында таркалмыйча саклана ала.

7. Ел дәвамында 1 кеше тарафыннан чүплеккә 181 пакет ташлана.

8. Бер генә тапкыр кулланылыр өчен ясалган пакетнең "гомере" - 12 минут. Ягъни, кеше бер пакеттан уртача 12 минут дәвамында куллана.

9. Пластик савытларда һәм полиэтилен пакетларда сакланган азык-төлек тизрәк бозыла.

http://yalkyn.com/achysh/23236/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев