Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Өшегән урынны кар белән ышкырга ярыймы?

    Тәннең салкында өшегән урынын кар белән ышку катгый тыела, дип белдерде Казанның 7нче номерлы хастаханә хирургы Вячеслав Филиппов.

    «Беренче эш итеп өшегән урынга 5 сантиметр калынлыктагы медицина мамыгын 12 сәгатькә бәйләп куярга кирәк. Мамык булмаса, башка җылы тукыма белән дә бәйләргә була. Өшегән урынга кар ышку катгый тыела», — диде ул.

    Реклама

    Вячеслав Филиппов сүзләренчә, өшегән кешегә вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, ул үләргә мөмкин.

    “Салкын вакытта туңу һәм өшү – гадәти хәл. Өшүнең дүрт стадиясе бар. Беренче стадиядә тире агара, кул һәм аяклар оеый. Икенчедә өшегән урында үтә күренмәле сыклык җыелган куык чыга. Өченчесендә хирург ярдәме таләп ителәчәк. Дүртенче стадиядәге кешегә ярдәм күрсәтмәсәләр, ул комага китәргә, яисә үләргә мөмкин”, — диде ул,  шул турыда "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

    Фото: https://pixabay.com/ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: