Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

"Мунча пәрие"нә рәхмәт әйтмәгез!

Ни өчен мунчага кергәндә тамак кырып керергә кирәк?..

Безнең халык чистарынуга, юынуга элек-электән бик җитди караган. Мунча да "югары көчләр" яшәгән урын булып саналган. Мунча иясе изге, яхшы ияләрдән санала. Юыну урыны аеруча чиста булырга тиеш. Шулай булмаганда, ул зыян сала башлый, имеш.

Шунысы кызык: бүген инде барлык күренешләрне дә фән аңлата алса да, төрле имеш-мимешләргә һаман ышанабыз. Безне якларда, ышанулар буенча, мунчада кычкырырга, сүгенергә ярамый. Кергәндә тамак кырырга кирәк, уеңда изгелек булырга тиеш.

Ышану буенча, мунчада, шулай ук, рәхмәт әйтү тиешле түгел дип санала. Имеш, мунча иясе, үзен яраттылар, дип уйлап, кеше белән контактка керү юлларын эзли башлый икән. Аның белән элемтәгә керү хупланмый, чөнки ул очракта мунча иясе мунчаны, яки башка юыну урынын саклауны ташлый дип ышаналар.

Шул ук вакытта, мунчада догалар уку да ярамый, дигән ышану та бар. Шулай булгач, мунчада "кара көчләр" яшиме? Әллә ул изге урын булып саналамы? Әлеге сорау белән без билгеле дин әһеленә мөрәҗәгать иттек.

– Мунчада җеннәр яши, диләр. Шуңа күрә төнлә мунча керергә ярамый, дип тә куркыталар. Ә мунчаны кайчан керү хәерлерәк?
– Мунчада Коръән һәм намаз укылмый, шуңа күрә анда җен ияләшергә мөмкин. Аларның оялаган урыны да булырга мөмкин, ләкин һәр мунчада да җен бар дигән сүз түгел бу. Кайчан керү хәерле, дигәндә, элек-электән кеше эшен тәмамлагач, тузаннан, яман истән арыну өчен мунча кергән. Тик шулай да намаз вакытында без мунча керергә түгел, ә намаз укырга тиешбез, - диде ул.

Ә менә бүген мунчаларның күбрәк ял итү урынына әйләнүе белән хәзрәт риза түгеллеген әйтте. Шул ук вакытта, 3-4 сәгать буе анда вакыт уздырып, артык су түгү дә хәрам эш санала икән.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев