Әмирдә яшәүче өч бала әнисенең юл һәлакәтендә гомере өзелгән
Белеп торыгыз

Әмирдә яшәүче өч бала әнисенең юл һәлакәтендә гомере өзелгән

Эш буенча Казанга барып, Чирмешәнгә кайтканда, Лашман кызы, Әмир кешесе Наилә Талипова 27 сентябрьгә каршы төндә, Чистай тирәсендә юл һәлакәтенә юлыгып, һәлак булган.

Чирмешәндәге кадетлар мәктәп-интернатында эшләүче, 42 яшьлек Наилә Кәлимулла кызы машинада пассажир буларак утырып барган.

Мәрхүмәнең өч яшь баласы ятим калды. Ире Әнәснең, якыннарының һәм туганнарының авыр хәсрәтен уртаклашабыз, сабырлык телибез.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев