Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Минзәлә районында фаҗига: янгында ике бала һәм бер ир-ат һәлак булган (ВИДЕО)

6 гыйнварда Минзәлә районында өч кеше янып үлгән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә. Воровский исемендәге совхозда шәхси йорт янган. 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Минзәлә районында янгын чыгуы турындагы хәбәр кичә 7.12 сәгатьтә килә. 122нче...

6 гыйнварда Минзәлә районында өч кеше янып үлгән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.


Воровский исемендәге совхозда шәхси йорт янган. 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Минзәлә районында янгын чыгуы турындагы хәбәр кичә 7.12 сәгатьтә килә. 122нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килгәндә, йорт дөрләп яна, түшәме җимерелеп төшкән була инде.

Йортның эченә үтү мөмкин булмаганлыктан, утны тәрәзәләр аша сүндерергә туры килә. «Кызыл әтәч»не ярты сәгать эчендә «авызлыклыйлар».

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәүләрне аралаган вакытта өч кешенең мәетенә тап була. Аларның икесе - 5 һәм 15 яшьлек малайлар, берсе - 32 яшьлек ир-ат.

Урында Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, Федераль янгынга каршы хезмәтнең суд-эксперт учреждениесе экспертлары эшли. Янгынның беренчел сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.

Татар - информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Фаҗига ҮЛГӘН хәсрәт ЯНЫП ират

2
X