Кызыл Ярга Нәүрүзбикә килгән
Белеп торыгыз

Кызыл Ярга Нәүрүзбикә килгән

Быел Нәүрүзбикә ике генә дистә йортлы Кызыл Яр поселогына да кереп чыккан.

Язны бик зурлап каршылаганнар монда: элеккеге клуб урынында пылау пешергәннәр, кайнар чәй эчкәннәр. Билгеле, җыр, биюләр дә булган, хәтта Кызыл Яр турында язылган яңа җырны да ишеттергәннәр. Бәйрәмне авыл җирлеге Советы һәм мәдәният хезмәткәрләре оештырыган.

Автор фотосы

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев