Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Күпфункцияле үзәкләр тиеш булмаган салым түләүне туктатырга булышалар

Татарстанның күпфункцияле үзәкләре яңа төр хезмәт күрсәтә башладылар. Яңа төзәтмәләр нигезендә, салым органы физик заттан салым объектының юкка чыгуы турында гариза язылгач, салым түләүне туктата ала.

Гомуми кагыйдәләр буенча физик затларның милкенә салым, күчемсез милек объектына милек хокукын туктату турында мәгълүмат милек бердәм дәүләт реестрына кертелгәнче, исәпләнә. Мондый язма кертү өчен, объектны кадастр инженеры әзерләгән тикшерү акты нигезендә, исәптән төшерү сорала.

Ләкин хәзер Салым кодексына үзгәрешләр кертелгән: салым органы салым исәпләүне объектның юкка чыгуы турында гражданнардан кергән гариза нигезендә туктата ала. Шулай ук ул әлеге фактны раслаучы документлар да: тикшерү акты, табигать бәла-казасы нәтиҗәсендә объектның юкка чыгуы турында җирле үзидарә  биргән белешмә, дәүләт янгын күзәтчелеге органы белешмәсе, гамәлгә кергән суд карары, объектның сүтелүе  турында торак фондының дәүләт теркәү оешмасының тикшерү актын һәм башкаларны  тапшырырга мөмкин. Салым түләүче тарафыннан әлеге документлар тапшырылмаган очракта,  салым хезмәте аларны  дәүләт органнарыннан, анда сакланса, үзе сорап алырга мөмкин.

Әлеге хезмәт бушлай күрсәтелә, ул,  гариза язганнан соң һәм күпфункцияле үзәктә теркәлгәннән соң,  15 көн эчендә карала.  Объект юкка чыккан айның 1 нче көненнән салым түләү туктатыла.

Безнең адрес: Чирмешән, Титов урамы, 26 йорт, 4 кабинет.

“Татарстан Республикасында күпфункцияле үзәк” учреждениесенең район филиалы. Белешмәләр өчен телефон: 2-27-53.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев