Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ковид, герпес һәм ВИЧ кебек, хроник авыру?!

Коронавирус инфекциясен җиңел формада үткәрүчеләрнең дә савыкканнан соң сәламәтлегендә бихисап тайпылышлар калуы ачыкланган.

Кайбер пациентларның организмында берничә атна гына түгел, айлар узгач та махсус тестлар хәвефле вирусның яши бирүен күрсәтә. Бу хәл табиблар һәм белгечләрне уйга салган: ковид, димәк, хроник авыруга да әйләнә ала?

Ковидның хроник авыруга әверелү ихтималы хакында Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова да әйткән иде инде.

"Коронавирус, герпес яки ВИЧ шикелле, организмда һәрдаим яши башларга да мөмкин икәнен инкарь итеп булмый, - дигән иде ул узган ел ахырында үткәрелгән Бөтенрусия матбугат конференциясендә. - Бу четерекле мәсьәлә буенча әлегә махсус тикшеренүләр булмады, шуңа күрә ковид белән авырып савыккан һәм вакцина кадаткан кешеләргә дә мотлак рәвештә медицина битлеге киеп йөрү зарур", - дип ассысызлый белгеч.

Әлегә булган тикшеренүләр шуны күрсәтә: коронавирус үткәрүчеләрнең 5-10 проценты ис сизү сәләтен гомерлеккә югалта.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев