Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Контейнер үләксә өчен түгел

Район үзәгендә Совет урамындагы бер йорт каршындагы бункер янәшәсендә эт үләксәсе ташлаганнар. Бу турыда Интернетта "Халык контроле" бүлегенә язып җибәргәннәр. Район үзәгендә һәм Лашманда каты көнкүреш калдыкларын чыгару белән "Чирмешән районы Коммуналь челтәрләре" җәмгыяте шөгыльләнә. -Бу үләксәне берәү эт муенына аркан тагып, сөйрәп китергән,-ди җәмгыять директоры Рәфыйк Хәйдаров. - Минемчә,...

Район үзәгендә Совет урамындагы бер йорт каршындагы бункер янәшәсендә эт үләксәсе ташлаганнар.
Бу турыда Интернетта "Халык контроле" бүлегенә язып җибәргәннәр.

Район үзәгендә һәм Лашманда каты көнкүреш калдыкларын чыгару белән "Чирмешән районы Коммуналь челтәрләре" җәмгыяте шөгыльләнә.
-Бу үләксәне берәү эт муенына аркан тагып, сөйрәп китергән,-ди җәмгыять директоры Рәфыйк Хәйдаров. - Минемчә, бу оятсыз кеше гамәле. Башкаларны санга сукмау. Сүз уңаеннан, хайван, кош-корт үләксәләре өчен Түбән Чегодай тау башында махсус ясалган үләт базы бар.
Райондашларыбыз арасында чүп-чарны теләсә кая ташлап калдыручылар бар шул. Урман, су буйларын гына да әйтү түгел. Мәсәлән, контейнерлар буш тора, юк, чүпне анда ташламыйлар, ә капчыкларын янәшә куеп китәләр. Аларны кем җыярга тиештер?!
Чирмешәннең төньяк-көнчыгыш районында чүп-чарны капчыкларда җыялар. Ә үзәктә әле контейнерлар, бункерлар тора.
-Алар каты көнкүреш калдыклары өчен куелган,-ди Рәфыйк Габдрахман улы.-Монда тиешсез чүпне ташламасыннар иде. Кеше хезмәтен, бер-беребезне хөрмәт итик.
Тиздән халык кар астыннан чыккан чүп-чарны җыештыра башлый. Шәхси хуҗалыклар да йорт тирәләрендә, бакчаларда тәртип салачак. Җыелган чүпне чыгару өчен коммуналь хуҗалыкка мөрәҗәгать итеп, тракторга яисә бункерга заявка биреп була. Дөрес, әлеге хезмәт түләүле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X