Кәбестә яфрагы ютәлдән булыша
Белеп торыгыз

Кәбестә яфрагы ютәлдән булыша

Шактый озак ютәлләп интектем. Нәрсә генә эчеп, кулланып карасам да, ахыргача дәвалап бетереп булмады.

Ютәлдән гап-гади кәбестә яфрагы ярдәм итте бит! Шаккаттым. Кәбестә яфрагын кайнар суга салып 1–2 минут тотам да өстенә бал ягып, күкрәккә куеп йокларга ятам. Кысып тора торган футболка кисәң, төн буе урыныннан күчми ул. 4 көндә файдасын күрдем шуның.

Алсу Сафина. Арча

ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

фото: pixabay.com

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев