Иртәгә Чирмешәндә тавыш сиреналары кабызачаклар
Белеп торыгыз

Иртәгә Чирмешәндә тавыш сиреналары кабызачаклар

Республиканың барлык территорияләрендәге кебек, иртәгә безнең район үзәгендә дә гадәттән тыш хәлләр очрагында хәбәр бирү, оран салу системаларын тикшерәчәкләр.

-Иртәгә, 1 мартта, 10 сәгать 40 минуттан 10 сәгать 43 минутка кадәр  тавыш бирү сиреналары кабызылачак. Шуның өчен халкыбыз аптырап, куркып калмасын,  бу - өйрәнү өчен, планлы комплекслы тикшерү, - диде әлеге уңайдан Чирмешәндәге янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев