Йолдызнамә 19–25 сентябрьгә
Белеп торыгыз

Йолдызнамә 19–25 сентябрьгә

Барлык зодиак билгеләре өчен гороскоп.

Кучкар (21.03 – 20.04) Плансыз-нисез эшли һәм яши торган бер кеше белән якыннан танышып, бу дөньяда шулай рәхәтрәк икән, дигән нәтиҗәгә килерсез. Күңелегезнең хисле чагы: көтмәгәндә генә гашыйк булып куярсыз. Эштә әйбәт яңалыклар ишетерсез.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Соңгы вакытларда шактый зур кыенлыклар аша узарга туры килдеме? Аларны онытып, иркен сулап куяр чак. Җилдән килгән җилгә китәр, дигән гыйбарәне искә төшерерсез.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Хезмәттәшләрегез белән аралашканда, бер хәбәр ишетеп, хәйран калырсыз. Гаиләгездә бик бәхетле мизгелләр кичерерсез. Атна ахырында уйланырга мәҗбүр иткән вакыйга шаһитына әйләнерсез.

Кысла (22.06 – 22.07) Сезгә үзегезнең кечкенә генә кабырчыгыгызда яшәве ошый. Шулаймы? Ләкин бу атнада аннан чыгарга туры килер. Борчыласы юк: бик уңышлы булачак ул. Кирәкле кешеләр белән якынаеп китү генә ни тора!

Арыслан (23.07 – 23.08) Сөйкемлелегез тагын да артыр. Ә бу моңарчы һаман «киреләнеп» торган эшләрегезнең, ниһаять, көйләнеп китүенә китерер. Атна ахырында рәхәтләнеп күңел ачу өчен әйбәт кенә форсат чыгар.

Кыз (24.08 – 22.09) Дусларыгыз арасыннан берсе күңелегезне күтәреп җибәрердәй хәбәрләр ирештерер. Атна уртасында керемгә бәйле шәп яңалыклар ишетелер. Ял көннәрендә күңелегезне рәхәт кенә кытыклап алырдай хәлләр булып алыр.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Яңа эш урыны тәкъдим итеп, күңелегезне алгысытып куярлар. Ләкин бу адымга барганчы, алдын-артын ныклап уйларга кирәк. Без булмаган җирдә яхшы, диләрме әле?

Чаян (24.10 – 22.11) Бөтен тырышлыкны өегезне ямьләндерү, күркәмләндерүгә куярсыз. Керемегез арту шәп кенә йорт кирәк-яраклары сатып алу мөмкинлеге дә бирер. Инде килеп, гаиләдәге мөнәсәбәтләр моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә җылыныр.

Укчы (23.11 – 21.12) Сөеклегез үзен искиткеч әйбәт яктан күрсәтеп, сезне үлеп яратуыгызны тагын бер кат раслар. Хезмәт урынында бөтен көчегезне биреп эшләү тикмәгә китмәс: җитәкчегез эш хакын күтәрер. Гомумән, сез бу атнада финиш сызыгын беренче булып кисеп чыгучыга әйләнерсез.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Романтик дулкынга көйләнерсез. Бәрхет сезонында җылы диңгез буенда кызыну әйбәт булыр анысы, тик гаиләлеләргә генә мең дә бер проблема китереп чыгарырга мөмкин ул…

Сукояр (21.01 – 19.02) Атна башында эштә килеп чыккан бер вакыйга үзегезнең күпләрдән акыллырак икәнегезне күрсәтер. Беркемгә, хәтта якыннарыгызга да ачылып китмәгез: дөрес аңламаулары бар. Бер мәсьәләдә алтын урталыкны табып, балаларча сөенерсез.

Балык (20.02 – 20.03) Бик кызыклы кешеләр белән очрашулар көтегез. Абруегызның үсүе керемегез артуга китерер. Гаиләгездәге проблемаларга игътибарлы булыгыз, юкса тавыш чыгарга мөмкин.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев