Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Җиләк пеште

Район үзәгендә җиләк сатучылар да күренә башлады. Җир җиләген, бакча җиләген дә сайлап алу мөмкинлеге бар. 5 литрлы чиләктәге бакча җиләген 500 сумнан тәкъдим итәләр. Алып торалар үзе. Чирмешәндә яшәүче Наталья ханым да кып-кызыл, хуш исле, эре бакча җиләген сатуга алып чыккан. -Быел уңыш яхшы, - ди ул. - Бер...

Район үзәгендә җиләк сатучылар да күренә башлады. Җир җиләген, бакча җиләген дә сайлап алу мөмкинлеге бар. 5 литрлы чиләктәге бакча җиләген 500 сумнан тәкъдим итәләр. Алып торалар үзе.

Чирмешәндә яшәүче Наталья ханым да кып-кызыл, хуш исле, эре бакча җиләген сатуга алып чыккан.
-Быел уңыш яхшы, - ди ул. - Бер өлешен җыеп, шикәр комы белән бутап, кышкылыкка суыткычка тутырып куйдым. Үзебездән артканын сатарга ниятләдем.
Якташыбыз әйтүенчә, бакча җиләген үстерү мәшәкатьле эш. Аны гел "капшап" торырга кирәк. Сирәкләргә, мыекчаларын кисәргә, су сибәргә, чүп үләннәреннән арындырырга...
Мәшәкате күп булса да, бүген күпләр бакчасында виктория үстерә.
Белгечләр сүзләре буенча, ул бик файдалы. Виктория җиләгендә аскорбин һәм фалий кислоталары да бар. Виктория составына йод, минераль элементлар керә. Бакча җиләге микробларны юк итәргә сәләтле, шуңа да аны ялкынсыну процесслары барганда кулланырга киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан