Хәния Фәрхи кызы Алсуның төшенә кергән
Халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхинең вакытсыз арабыздан китүенә әле дә йөрәкләр әрни. Күптән түгел ул иренең төшенә керсә, бу арада төпчек кызы Алсу әнисен төшендә күргән. "Әни... Әнием... Икенче төн инде төшемә керәсең... Шул ук төш... Син миңа җитмисең... Син минем иң якын кешем! Эх, әнием... Сагынам..." - дип язган...
Халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхинең вакытсыз арабыздан китүенә әле дә йөрәкләр әрни. Күптән түгел ул иренең төшенә керсә, бу арада төпчек кызы Алсу әнисен төшендә күргән.
"Әни... Әнием... Икенче төн инде төшемә керәсең... Шул ук төш... Син миңа җитмисең... Син минем иң якын кешем! Эх, әнием... Сагынам..." - дип язган Алсу.
Алсуны белгән һәм беләмәгән кешеләр җырчының кызына төрле юату сүзләре белдергән:
"Сиңа әни, безгә - яраткан җырчы. Аның кебек башка берәү дә җырламаячак".
"Сабырлык сиңа, балакаем".
"Без дә бик юксынабыз. Җырын ишеткән саен күзләрдә яшь".
"Минем төшемә 10-15 тапкыр керде Хәния. Бүген каенана да төшемә керде, диде. Башына кара яулык бәйләгән иде, ник төсле түгел яулыгың дигәч, яратам мин кара төсне, дип әйтте ди. Алсу, гомер үткән саен йөрәк ярсый әле ул... белгәнеңне укы!"
"Ходай сабырлык бирсен Ходаем. Бигрәк үзәкләрне өзеп сагындыра бит. Минем дә әнием яшьли вафат булды".
"Мин бүген үзем дә көне буе Хәния апаның җырларын тыңладым. Бик кызганыч. Күз яшьсез искә алып булмый. Шундый матур, талантлы кеше җир астында ятсын инде".
"Бик аңлыйм сезне. Миңа да бүген әнием төшкә керде. Ничек яшәргә дә белмим".
"Алсу, акыллым. Әниең сәдака (хәер) көтә, шуңа төшеңә керә. Мәчеткә барып хәер бир. Аннан соң ул риза булып тынычлап калыр. Шулай эшлә, акыллым".
"Сагынасыңдыр, Алсу. Без чит кеше булып та, исебездән чыкмый. Кичә мин дә Инстаграмдагы битенә кереп, төнге 1гә кадәр фото-видеоларын карап яттым. Ә сез - балалары, бер минутка да исегездән чыкмый торгандыр".
"Мәчеткә барыгыз, сәдака бирегез. Бәлки әниегез тыныч түгелдер. Зиратка барып караргадыр бәлки?" дигәнгә Алсу: "Кызганычка каршы, зиратка барырга мөмкинлек юк әлегә", - дип язган. Билгеле булганча, Хәния Фәрхи Казанда җирләнде, ә кызы Алсу Уфада яши.
intertat.tatar фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев