Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Халык мине онытмаган… мин үз урыныма кайттым» — Рамил Төхфәтуллин (ӘҢГӘМӘ)

Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рамил Төхфәтуллин - татар тамашачысының иң яраткан артистларының берсе. Күптән түгел генә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына эшкә кайтуы билгеле булгач та, халык аны «күтәреп алды». Яңа сезонда артистны нинди спектакльләрдә күреп булачак, бүген аны ниләр сөендерә һәм борчый?...

Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рамил Төхфәтуллин - татар тамашачысының иң яраткан артистларының берсе. Күптән түгел генә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына эшкә кайтуы билгеле булгач та, халык аны «күтәреп алды». Яңа сезонда артистны нинди спектакльләрдә күреп булачак, бүген аны ниләр сөендерә һәм борчый? Шушы һәм башка бик күп сорауларга җавап алырга теләп, Рамил ТӨХФӘТУЛЛИНның үзен күреп сөйләштек.

Камал театры - туган йортым

- Рамил әфәнде, сөйләшүебезне Камал театрына кайтуыгыздан башлыйсы килә. Сез бу вакыйганы «гаиләмә, туган йортыма кайту» дип бәяләдегез. Ә «гаиләгез» сезне ничек каршы алды?
- Миңа калса, ниндидер каршылык булмады шикелле. Бу театрда 20 елдан артык гомерем узган. Бөтен кеше өчен дә җавап бирә алмыйм, әлбәттә, әмма ниндидер өмет белән каршы алдылар дип әйтимме… Минем өчен театр, чынлап та, тормыш рәвеше булса, Камал театры - туган йортым. Монда 19 яшьтән уйный башладым. Кешене язмыш шулай йөртә. Мин дә, аның борылышлары, дулкыннары аша узып, Аллаһы Тәгаләнең «Амин!» дигән сәгатенә туры килеп, үземнең яраткан театрыма, кадерле коллективыма, җанга якын эшемә кире кайттым. Бөтен артистлар кебек үк, театр белән бер елга килешү төзелде. Үземнән шунысын төгәл әйтә алам: китәр өчен кайтмадым. Бер чокырга ике тапкыр бомба да эләкми. Бу шаярулы эш түгел, чөнки ул коллектив белән бәйле. Барлык халык исеменнән әйтү пафослырак булыр инде, ләкин миңа килеп ирешкән фикерләр буен­ча, танышларым, дусларымның танышлары, әлбәттә, зарыкканнар, сөенделәр, көтәләр. Хәзер җиң сызганып эшкә тотындым. Иң әһәмият­лесе - сәхнәгә әзер булу. Тик үземнең кичерешләрем, тоем­лавым буенча, формадан чык­мадым. Ике сезон Качалов театрында хезмәт иттем. 1,5 елга якын Энҗе Шәйхетдинова белән бергә «Кара-каршы» тапшыруын алып бардык. Ул да, миңа калса, үземне формада тотарга ярдәм итте. Хәзерге вакытта Аяз Гыйләҗевнең «Әтәч менгән читән»гә спектакленә репетицияләр бара. Анда баш рольне - Сәлахетдинне уйныйм. Миңа калса, авыл мохитен тудырган мондый спектакльләрне халык та сагынды, авыл типажларына зарыкты. Әсәр яхшы, спектакль дә яхшы булыр дип өметләнәм.

- «Сәхнәне бик сагындым, күңелдә дә бушлык бар иде», - дип әйткән идегез. Качалов театрында хезмәт итүегез әлеге бушлыкны тутыра алмадымыни?
- Мин аны бушлык дип кенә түгел, хәтта йөрәк упкыны дип әйтер идем. Вакуумның аръягы. Качалов театрында эшләгән чакта да ул сагыну хисе минем белән бергә атлады. Сәнгатьтән ерагаймасам да, Камал театрына кайту мәсьәләсе тынгылык бирмәде. Шуңа күрә ул бушлыкны берничек тә тутырып булмый иде. Ләкин моңа кадәрге эш урыннарым үземне сәнгать өлкәсендә формада тотып, театрдан, мәдәнияттән ерак­лашмаска ярдәм итте.

Качалов театры белән ныклап бәйләнеп китсәм, үз театрыма кайту хыялы белән саубуллашырга тиеш була идем

- Ә шушы елларда Камал театрының репертуарын күзәтеп бардыгызмы? Тамашачы буларак, биредә еш була идегезме?
- Әлбәттә. Премьераларын калдырмый идем. Театр тормышы белән шулай ук кызыксынып, шулай ук борчылып, артистлар белән аралашып тордык. Яшь вакытта Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин, Илдус Габдрахманов һәм мин бер гримеркада утыра идек. Ул чакта кабынган дуслык хисләре бүген дә саклана. Монда миңа, әлбәттә, Илсөя (тормыш иптәше, Татарстанның халык артисты Илсөя Төхфәтуллина. - Авт.) ярдәм итте. Бу елларда ул да бик нык борчылды. Илсөя минем теләкне белә иде. Гомер буе бергә эшләдек. Мин театрдан киткәч, аңа да кыен булгандыр дип уйлыйм. Илсөягә зур рәхмәт. Хәзер аның да күңеле тынычланды.

- Рамил әфәнде, сез ике сезонны Качалов театрында уйнадыгыз, тик ни өчендер анда бер генә роль белән чикләндегез. (артист рус драма театрында «Скрипач на крыше» мюзиклында Тевье-­молочник ролен уйнады. - Авт.) Моның сәбәпләре нидә иде?
- Аның сәбәбе, әлбәттә, бар. Режиссер Александр Славутскийга бик рәхмәтлемен. Әгәр элек уйнаган артист Михаил Галицкий авырып китмәгән булса, миңа ул рольне уйнау гомердә дә насыйп булмас иде. Ә бу - репертуарда иң популяр спектакль. Режиссер миңа иң беренче чиратта шуны тәкъдим итте. Укып чыккач, мин, әлбәттә, риза булдым. Мюзикл бик көчле иде, үземдә яңа сыйфатлар ачылды. Рус бүлеген тәмамлагач, эшкә кереп китү дә авыр булмады. Әлеге рольдән соң ул мине башка рольләргә дә билгеләде. Хәтта музыкаль партияләрне дә өйрәнеп беткән идем. Ләкин әгәр Качалов театры белән ныклап бәйләнеп китсәм, үз театрыма кайту хыялы белән саубуллашырга тиеш була идем. Һәм мин аларда уйнамаска дигән карар кылдым. Бу режиссерга, әлбәттә, ошамады. Аның миңа карата планнары зурдан иде.

- Татар тамашачысы арасында сезнең рус театрында уйнавыгызны кабул итмәүчеләр булды. Гаепләп, тән­кыйтьләп чыгучылары да ­табылды.
- Шулай булдымыни? Мин бу турыда белми идем. Әгәр ишеткән булсам, җавап биргән булыр идем. Халык бит мәсьәләнең эчке ягын белми. Билгеле һәм билгесез сәбәп­ләр булды. Хәзерге вакытта мине иң сөендергәне: Камал театрында эшләмәсәм дә, халык мине онытмаган. Таныйлар, киләләр, фотога төшәләр. Бәлки, тыйнаксызлыктыр, лә­кин театрга кайт­кач, мин бер нәрсәгә инандым: мин үз урыныма кайттым. Кайтуыма аеруча авыл халкы нык сөенде. Чынлап әйтәм, авылда яшәүчеләр белән мин «бер телдә» сөйләшәм. Мин аларны шулкадәр нык яратам. Кайсы районга гына барсам да, алар белән уртак тел таба алам. Бу - зур бәхет, олы сөенеч. Миңа калса, халык мәхәббәтен яулау бөтен артистка да тәтеми. Ә тулаем алганда, ул билгеле бер артистка гына түгел, ә ­театрга мәхәббәт, аның язмышы өчен борчылу. Шуңа күрә мин аның кадерен беләм.

Безнең милли сәнгать, милли мәдәният башкортларга караганда таркаурак

- Театр язмышы өчен борчылу дигәннән, сез өч ел Министрлар кабинетында мәдәният, спорт һәм Татарстан халыклары телләре идарәсен җитәкләдегез. Анда эшләгән вакытта да: «Мин бу эшкә мәдәният, сәнгать өлкәсендәге проблемаларны хәл итәргә теләгәнлектән алындым», - дип әйтә идегез. Җитәкче кәнәфиендә утыру сезгә нәрсә бирде һәм анда эшләгән дәвердәге иң зур уңышыгыз дип нәрсәне әйтер идегез?
- Уңыштан башласак, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, ректор белән бергәлектә, кинематографик кафедра булдырдык. Башта мин аның җитәкчесе дә булдым. Ул чактагы премьер-министр Рөстәм Нурга­лиевич бөтен сүзгә колак салды. Моннан тыш, «Йолдызлык» бәйгесен оештыруга зур өлешем керде. Сәнгать, мәдәният кешесе булгач, бөтен проблемалары белән миңа киләләр иде. Шактый кешегә ярдәм кулы да суздым. Киштәдә яткан кәгазьнең файдасы юк. Мин исә кәгазьгә аяк ясый идем. шулай да зур максатларга ирешә алмадым. Киностудия булдыру мәсьәләсе шул килеш калды. Ул - мегапроект, тик кызганыч, бүгенге көндә хыялда гына кала. Татар киносының киләчәге шик астында. Ул даими эшли торган организм булмагач, кино үсеше турында сөйләргә иртәрәк әле. Мәсәлән, Башкортстанда элек-электән моңа зур игътибар күрсәтелде. Бюджеттан саллы акчалар бүлеп бирелә, кино өчен аерым студияләр, павильоннар бар. Аларның телевидениесе да башка сыйфатта. Эчтәлеге баерак. Ул беренче чиратта укытудан, белем бирүдән тора. Ә Башкортстанда белгечләр әзерләү мәсьәләсенә бик зур игътибар бирелә. Кызганыч, безнең милли сәнгать, милли мәдәният таркаурак. Бу алай булырга тиеш түгел. Без бер халыкка хезмәт итәбез, аның зәвыгын тәрбиялибез. Өч ел эшләү дәверендә мин, кәнәфигә ябышып, тик утырмадым. Гел хәрәкәттә идем. «Бөркетләр» фильмы да шунда эшләгән чорда төшерелде. Ә алдагы тормышымда мин үземне түрә итеп күрмәдем. Иҗат кешесе буларак, күңелем театрга тартылды. Сәхнәдә, кино сәнгатендә файдам күбрәк тияр дип уйладым. Шуңа күрә яки иҗат белән шөгыльләнәсе, яки аңа ярдәм итәсем килде. Тәҗрибә дигәндә. Әгәр түрәләрне «өстәге» кешеләр дип атасак, мин алар урынында булып, «астагы»ларның проблемаларына шуннан карадым. Шуңа күрә хәзер теге яки бу мәсьәләне күпкырлы карый алам. Мәдәният өлкәсендә профильле белгечләр җитмәвенә инандым.

- Сезнең «Зөләйха», «Дилемма», «Бөркетләр» фильмнарыгызны да тамашачы бик яратып кабул итте. Бу өлкәдә дә аларны сөендерерлек яңалыкларыгыз юкмы?
- Әгәр тотынсам (ә тоты­ныр­га исәп бар), «Зөләйха»дан ерак китмәгән темага, ягъни тарихи әсәргә игътибар бирәчәкмен. Чөнки ул безнең халык­ка бик кирәк. Тарихыбызны онытабыз, хә­ер, оныттырмакчы да булалар. Ә без оныттырмас өчен тырышыр­га тиеш. Киноның иң әһәмият­ле сыйфаты нәрсәдә: ул беркайчан да бозылмый. Хәзерге техника заманында ул 200 елдан соң да сакланачак. «Зөләйха» шуның белән кыйм­мәтле дә. Ул бөтен дөньяга күрсәтелде. Миңа калса, бу - тарихи әсәргә нигезләнеп төшерелгән беренче фильм. Мин аның белән бер тиен дә акча эшләмәдем. Тарихка нигезләнгән фильм эшләү - зур, четерекле һәм куркыныч мәсьәлә. Шөкер, без аны төшереп өлгердек. Тик бүген аны эшләргә рөхсәт итмәсләр иде, мөгаен. Аллаһы Тәгаләнең дә бер ишарәсе булгандыр инде. Истанбулда чагында Гаяз Исхакыйның каберенә барып, догалар кылган идем. «Сезнең хыялыгыз тормышка ашты. Әсәрегез буен­ча кино төшердек», - дип тә әйттем. Ике көннән соң миңа «Зөләйха» фильмының Берлин фестивалендә лауреат булуын җиткерделәр. Мине хәзерге кинематографиядә иң борчый торган мәсьәлә - әсәрләрдә татарның моң-зары юк. Татар халкы - фаҗигале язмышлы халык. Без моны котырту, кемгәдер каршы кую максаты белән эшләмибез, ә татар халкы үзенең кем икәнлеген аңлавын телибез. Йөз ел элек (ә ул тарих өчен ике минут кына) мәдрәсәләрдә шәкертләр бишәр тел өйрәнә иде. Ул чорда милләт турында чын мәгънәсендә борчылучылар булган. Алай да әле Габдулла Тукай, «халык йоклый, мәрткә китә» дип тәнкыйтьләп, публицис­тик мәкаләләр язган. Ә хәзер без нәрсә эшләргә тиеш?

Үземне театрга бурычлы дип саныйм

- Шушы ук сорауны үзегезгә бирмәкче идем. Сез Казан театр училищесының рус бүлегендә укыгансыз. Шул елларда татарның классик язучылары аша мәдәнияткә, әдәбиятка тартылгансыз, үзегез әйтмешли, «татарлыгыгыз» уянган. Димәк, «татар телен ничек саклап калырга?» дигән сорауга да үз җавабыгыз бардыр дип уйлыйм.
- Минем мисалда син әйт­кән юл ул - үрнәк. Чыннан да, рус мохитендә үскән кеше буларак, ачыктан-ачык әйтә алам, «татар» сүзе мыскыллау кебек кабул ителә иде. Күрәсең, минем дә шундый мөнәсәбәт булгандыр. Телгә мәхәббәтне уятыр өчен, халкын яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Үзеңнең халкыңны, гаиләңне хөрмәт итсәң, бу мәсьәлә чишелә дә куя. Ә татар теленең бүгенге халәте бик кызганыч дип саныйм. Йөз ел элек безнең телебез ничек бай булган бит. Бер безнең халыкта гына сүзләр кулланыштан төшеп калган. Россиянең эчке сәясәте нигезендә, язу графикалары үзгәрү дә зур зыян салды, әлбәттә. Татар үзе тырышмаса, тел бетә. Ашау, кие­нү, үз-үзеңне тоту культурасы, Президент әйтүенчә, гаиләдән башлана. Үзебезнең балалар инглиз мәктәбендә укыдылар, чөнки гаиләдә туган телдә аралашкач, махсус татар мәктәбендә укытырга мохтаҗлык юк иде. Мин кызлар белән принципиаль рәвештә татарча гына сөйләшәм. Әле алай да мохит йота. Безнең халык дин тәгълиматлары буенча яшәде. Хәзер менә шул бердәмлек юкка чыкты. Укытучылар җитми, димәк, мәгариф системасы сынган. Киләчәкне без, татарлар, үзебез сындырабыз. Мәскәү дуласа да, көрәшергә кирәк. Ансыз булмый. Без үз дәүләтебез җирендә яшибез бит. Хәзер тел бетә, дип чаң кагыла. Алданрак, 20-30 ел элек, кечкенә кыңгыраулар какканда, колак салырга кирәк иде бу мәсьәләгә. Театр, эстрада, кино төшерү, мультфильмнар эшләү ни дәрәҗәдә соң? Яңа дулкын булып керә торган яшьләр, планитар фикерле шәхесләр тәрбияләү бармы? Тел бетүнең сәбәпләрен авылларны җимерүдән эзләргә кирәк. Элек һәр авылда татар мәктәбе бар иде. Катнаш никахлар белән дә шул ук хәл. Әлеге мәсьәләләр Гаяз Исхакыйның «Ул өйләнмәгән», Туфан Миңнуллинның «Илгизәр + Вера» әсәрләрендә күптән күтәрелде инде. Шул вакытта ук игътибарлырак булырга кирәк иде. Миңа калса, бүгенге көн инде куркыныч астында.

- Ялгызыгыз калган чак­ларда ниләр турында уйлыйсыз?
- Ооо, минем башта ниләр генә юк! Гади тормыштан башлап, глобаль мәсьәләләргә кадәр. Мин күп төрле уйлар уйлыйм һәм күп төрле эшләр эшлим. Шулай да хәзер бөтен җаным, уйларым, фикерләрем бары тик театр белән генә бәйле. Үземне театрга бурычлы дип саныйм. Җиң сызганып эшкә керештем. Мин - бөтен классикны уйнап чыккан бик бәхетле артист. Иң беренче ролем Тукай иде. Хәлил, Таһир, Булат, Акъегет булсынмы… Драматургиябез сыйфат ягыннан яңадан чәчәк атсын иде, киләчәктә театр татар теленең бердәнбер яшәү учагы гына булып калмасын иде дигән теләгем бар. Театр - халыкның могҗизалы таягы.

kazanutlary.ru

Безнең сайтта укыгыз:

«Иремне үзем күтәреп реанимациягә алып мендем, табиблар булышмады» [булган хәл]

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17532

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз әңгәмә Халык мине онытмаган мин үз урыныма кайттым Рамил Төхфәтуллин

2
X