Чирмешәнлеләрне ут белән сак булырга өндиләр
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләрне ут белән сак булырга өндиләр

22 апрельдән 12 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде.

-Безнең районда да бу чорда учак ягу, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Урман янгыннары килеп чыгу куркынычы булган территорияләрдә утка чыдам җайланмаларда, мәсәлән, мангалларда, тимер учакларда ризык әзерләү өчен ачык уттан файдаланырга рөхсәт ителми. Ут белән сак булыйк,  - диде районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Фәнил Гыйззәтуллин,

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларга штраф җәзасы каралган:

-граҗданнарга — 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр;

-вазифаи затларга — 30 меңнән 60 мең сумга кадәр;

эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга — 60 меңнән 80 мең сумга кадәр;

-юридик затларга - 400 меңнән алып 800 мең сумга кадәр.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев