Чирмешәндәге бассейн коры әле
Белеп торыгыз

Чирмешәндәге бассейн коры әле

Монда әлегә ремонт эшләре бара.

“Чирмешән” физкультура-савыктыру комплексын капиталь ремонтлау дәвам итә. Осталар бу көннәрдә бассейн бинасының стеналарына композит панельләр ябыштыралар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов әйтүенчә, бассейнның технологик җиһазлары урнаштырылган. Ә бассейн “чашасы” мембрана материал белән капланачак.

Комсплексның спорт залына махсус “резина” идән җәю планлаштырылган.

Гомумән, ФОКта капиталь ремонт эшләрен быел төгәлләү бурычы куелган.


Нет комментариев