Чирмешәндә чыршыларны закон бозып кисүчеләрне ачыклаячаклар
19 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр районда «Чыршы» операциясе узачак. Чара барышында ылыслы агачларны законсыз кисүчеләрне ачыклаячаклар.
-Урманнарны законсыз кискән, аларга зыян китергән яки агачларны үз белдеге белән казып алган гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф җәзасы каралган. Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны да капларга тиеш булачак, - ди Чирмешән урманчылыгының урманнарны саклау һәм яклау инженеры Гүзәл Газыймова.
Урман законнарын бозу фактлары турында урман сагының 8-800-100-94-00 номерына, шулай 8(84396) 2-58-79 номеры буенча Чирмешән урманчылыгына хәбәр итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев