Чирмешән хастаханәсендә “Ачык ишекләр көне” була
Белеп торыгыз

Чирмешән хастаханәсендә “Ачык ишекләр көне” була

Район үзәк хастаханәсендә өлкән сыйныф укучылары өчен “Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах” фестивале кысаларында “Ачык ишекләр көне” үткәрелә.

Шимбә көнне, 4 февральдә, мәктәп балалары алдында табиблар чыгыш ясаячак. Укучылар өчен поликлиникада, кабул итү һәм “Ашыгыч ярдәм” бүлекләрендә экскурсия дә планлаштырылган. Чарада Казан медицина университеты профессоры Виктор Вәлиуллинның катнашуы да көтелә.


Нет комментариев