Чирмешән районы башлыгы бильярд буенча ярышларда призер булды
Белеп торыгыз

Чирмешән районы башлыгы бильярд буенча ярышларда призер булды

Район башлыгы Рамил Айбатов Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасыннан 2 нче дәрәҗә Диплом белән кайтты.

Район җитәкчесе спартакиада кысаларында бильярд ярышларында югары осталык күрсәтте һәм үз төркемендә икенче урынга чыкты. Байлар Сабасында узган бәйгедә район башлыклары, аларның урынбасарлары һәм башкарма комитет җитәкчеләре көч сынашты.

 

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев