Чирмешән районы башлыгы атна саен гражданнарны кабул итә
Район башлыгы Рамил Айбатов быел дүрт кабул итү оештырган. Гыйнвар аеның соңгы сишәмбесендә аңа дүрт кеше килгән.
Елның беренче аенда район җитәкчесенә 10 гражданин шәхси мөрәҗәгать итсә, тагын 14 якташыбыз гозерен язма рәвештә җиткергән. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге торак төзү өчен җир участогы, юллар ясауны сорый. Янгында зыян күрүчеләр матди ярдәм һәм якыннары хәрби хәрәкәтләрдә булучылар арасында утын сорап килүчеләр дә бар.
Район башлыгы һәр атнаның сишәмбесендә гражданнарны кабул итә. Аңа 2-58-59 яки 2-59-00 телефоннары буенча язылырга мөмкин.
Кадыйр Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев