Чирмешән автоинспекторлары җитәкчесенә майор званиесе бирелде
Радик Сәйфетдинов 2024 елның 29 октябреннән Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлегенең юл автоинспекциясен җитәкли башлады. Ул моңа кадәр әлеге бүлекчәдә өлкән дәүләт инспекторы булып эшләде.
Радик Рафаил улы 1986 елгы, югары белемле. 2004 елдан хокук саклау органнарында эшли. Җинаятьчеләрне эзләү, икътисад өлкәсендәге җинаятьләргә каршы көрәш бүлекчәләрендә тәҗрибә туплаган белгеч. 2016-2017 елларда Төньяк Кавказ төбәгендә хезмәт командировкасы да үткән якташыбызга үтеп баручы декабрь аенда полиция майоры званиесе бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев