Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр, юка бозга ышанмагыз

Соңгы вакытларда суга баткан балыкчылар, балалар турында  еш ишетергә туры килә. Минзәлә районында бер яшүсмер юка бозда бата башлагач, бәхеткә, үзе яр кырыена чыга алган. Ә 2 нче ноябрьдә коткаручылар Казаннан Алексеевск районына балыкка килгән ир-атның  гәүдәсен  су төбеннән, ике метр тирәнлектән табып алганнар.  2016 елда мондый бәхетсезлек очрагы безнең районда да булган иде, ныгып өлгермәгән боз өстенә кергән балыкчының гәүдәсен  берникадәр вакыттан соң гына таптылар.

Ноябрь, декабрь айларында тотрыклы суыклар урнашканчы елга, инешләрдә боз ныгымый.  Буа, күлләрдә боз иртәрәк катса да, агым суларда су озаграк туңа.

-Бозга кергәндә сак һәм игътибарлы булырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Бозның калынлыгы 7-10 сантиметрдан ким булмаганда гына ул кеше өчен куркынычсыз  санала, - ди Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр өлкәсендәге вәкаләтләрне  тормышка ашыру бүлегенең райондагы  өлкән белгече Мирзагали Мирзаянов. -  Суның агымы көчле җирләрдә,  чишмә чыккан, суүсемнәр үскән урыннарда, камыш, агач-куакларга якын җирләрдә боз нык булмый. Бозның төсенә карап та аның ныклыгын билгеләргә мөмкин: яхшы каткан боз үтә күренмәле, зәңгәрле-яшелле булып күренә, ак төстәге бозның ныклыгы ике тапкырга кимрәк. Нәзек боз, тавышсыз, кинәт убыла.

3 ноябрьдән районнарда   мобиль патруль төркемнәре төзелгән.  Алар су объектлары янында патруль оештырырга бурычлы. Мәгариф оешмаларында укучылар белән дәресләр уздыру да планлаштырылган.  Якын көннәрдә Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль подразделениесе хезмәткәрләре Чирмешән лицее, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары белән очрашачак. “Бозда һәм суда игътибарлы булам!” рәсем конкурсы да  бу юнәлештә балаларның игътибарын һәм уяулыгын арттыру максатында оештырыла.

Ел башыннан республикада 92 кеше суга батып үлгән, шуларның 6 сы - балалар. Бәхеткә, 57 кешене коткарганнар, шуларның 9 сы - балалар.  Үткән елның бу чорында батып үлүчеләр саны  81 булган.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев