Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр Ранель, Ясминә, Егор, Ева исемнәренә өстенлек бирә

2016нчы елда районда татарларда Ранель, Раян, Азалия, Ясминә, кебек исемнәргә өстенлек бирелгән, руслар арасында Егор, Кирилл, Софья, Елизавета исемнәре популяр булган. ЗАГС бүлегеннән белешүебезчә, быел туучылар арасында шулай ук бер Агата һәм ике Ева да бар икән. Бала туды. Дөньяга яңа кеше килде, өйгә, гаиләгә ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлде....

2016нчы елда районда татарларда Ранель, Раян, Азалия, Ясминә, кебек исемнәргә өстенлек бирелгән, руслар арасында Егор, Кирилл, Софья, Елизавета исемнәре популяр булган. ЗАГС бүлегеннән белешүебезчә, быел туучылар арасында шулай ук бер Агата һәм ике Ева да бар икән.


Бала туды. Дөньяга яңа кеше килде, өйгә, гаиләгә ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән бергә яңа туган сабый әти - әнисенә өстәмә мәшәкатьләр дә китерә. Аларның иң беренчесе-балага нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы уйландыра, борчый.

-Борынгы заманнарда ук исем язмышка тәэсир итә дип уйлаганнар. Исем кеше гомеренә бер тапкыр гына бирелә һәм шуңа да бу мәсьәләгә әти - әни җитди карарга тиеш, - ди Чирмешән мәчете имамы Рәмил Ибраһимов. - Балага бирелгән исем матур, аның мәгънәсе тирән, исемнең милли йөзе дә, милли рухы да булырга тиеш. Соңгы елларда матур яңгырашлы, ләкин мәгънәсез исемнәрне дә кушалар. Тыйнак, җыйнак исемнәр һәрвакыт кешеләр күңеленә хуш килә. Бик матур татар исемнәре булганда, ниндидер чит исемнәр кушу кирәкме икән?!

Татар исемнәре дөньясын өйрәнгән галим Гомәр Саттар, кеше исеменең үзгәрүе җәмгыятьнең социаль үсешенә, мәдәният, идеология эволюциясенә бик тыгыз бәйле дип санаган. Әйтик, Октябрина, Энгель, Вил, Дамир, Люция, Эльза кебек исемнәр Октябрь революциясеннән соң модага кергән.

Дөньяда нинди генә исемнәр юк! Хәтта бер кечкенә генә район территориясендә урнашкан авыллларда төрледән - төрле исемнәр очрый. Мәсәлән, Бәркәтәдә Әминә, Имаметдин, Айрат исемнәре киң таралган икән, шул ук вакытта монда Мәнзүрә, Нәдиһа, Хәнфәт кебек исемнәр дә бар. Лашман авыл җирлегендә Рәфисләр, Булатлар, Алияләр күп. Монда башка бер авылда да очрамый торган исемнәр дә бар, әйтик Гыйльминоваль исемле апа Әмирдә генә яши бугай. Гомумән, Әмир авылы исемлекләр ягыннан бик үзенчәлекле, биредә Агита, Сидамит, Люцир, Магдания, Сәйдәш кебек исемле кешеләр бар.

-Бер елны бер класста әллә ничә Николай укыды, Кирил, Денис, Зинаида, Ольга, Мария исемнәре дә еш очрый бездә. Соңгы вакытта Ярослава, Элеонора, Милана, Данил кебек исемнәр куштыра башладылар,- диделәр Ивашкино авыл җирлегендә.

Иске Котышта Татьяна белән Александр исемен йөртүчеләр күп икән. Авылда Яна исемле кыз да бар. Мордва Афонькәсендә дә бу исемнәрне элек еш кушканнар. Тимофей, Матвей исемле кешеләр дә бар икән.

Утыз Имәндә Сания, Наилә, Наҗия, Якуб, Мингәрәй, Мәхмүт исемнәре киң таралган булса, авылда Иркәбикә, Бибигайшә, Лениза, Мәйфәрүз исемнәрен йөртүчеләр дә яши.

Һәр кешегә үз исеме якын һәм кадерле. Ләкин исем кешене түгел, ә кеше исемне бизи, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined исем балалар бакчасына чират

2
X