Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр игътибарына: санлы телевидениегә күчү барышында компенсация каралган

Санлы телевидениегә күчү барышында социаль якланмаган аерым категория гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан телевизион приставка һәм антенна алуга киткән чыгымнар өчен компенсация бирәләр. Әлеге мөмкинлектән 83 райондашыбыз файдаланганда.

Агымдагы елда республикада да аналог телевидениесен тулысынча санлы телелевидение алыштырды.

Тапшыруларның санлы форматына тоташу заманча телевизор ияләренә 20 федераль каналны түләүсез карау өчен бүлмәдәге яки тышкы антеннаны тоташтырырга кирәк. Иске телевизорлар өчен, антеннадан тыш, DVB-Т2 приставкасын да куясы.

Компенсация санлы телевидение приставкасы яки телевизион антеннаның фактик бәясе күләмендә биреләчәк, ләкин һәр төр җиһаз буенча 1000 сумнан артык түгел.

Компенсация алу хокукы гражданнарның түбәндәге категорияләренә бирелә:

- җан башына уртача керемнәр  яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, айлык пособие алучы күп балалы гаиләләргә;

- җан башына уртача керемнәр  яшәү минимумыннан түбән, айлык пособие алучы инвалид балалары булган гаиләләргә,

- 70 яшькә җиткән һәм өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче пенсионерлар (пенсионерлардан торган гаиләләр), җан башына айлык уртача керемнәр  20000 сумнан артмаган гаиләләргә;

- җан башына уртача кереме 20 000 сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр).

Компенсация билгеләү өчен 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча яшәү урыны буенча районның  матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлегенә (социаль яклау бүлеге)  мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Белешмәләр өчен телефон: 8-84396 -2-26-34.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев