Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә кемдер бәйрәм итәчәк, икенчеләргә эшләргә туры киләчәк

Җитәкчеләрдән Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә аеруча уяулык һәм җаваплылык таләп ителә. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бу вакытта аеруча сак булырга өндәде.

Муниципаль районның террорчылыкка каршы комиссиясенең быелгы соңгы, киңәйтелгән утырышында төп сүз шул хакта барды, бәйрәм көннәрен һәм Яңа ел каникулларын имин уздыру темасына сөйләшү узды. Бу чарада район оешмалары һәм предприятиеләре, мәгариф һәм мәдәният тармаклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

РФ Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов бәйрәмнәр чорында террорчылыкка каршы  эшнең ничек оештырылуы турында мәгълүмат бирде.

-Яңа ел чаралары вакытында полиция хезмәткәрләре кизү тора, бу вакытта резерв та ярдәмгә килә, күзәтчелек көчәйтелә, - диде Хәлил Шәфигулла улы. – Мәдәният, мәгариф оешмаларында үткәреләчәк чаралар турында безгә алдан хәбәр итәргә кирәк. Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда объектларны террорчылык гамәлләреннән саклау максатында, биналар, шикле кешеләр, предметлар тикшереләчәк.

20 декабрдән 9 гыйнварга кадәр ут бәла-казаларына каршы махсус режим игълан ителгән. Бу чорда  янгын сагында торучыларга аеруча нык эшләргә туры киләчәк.

-Бәйрәм көннәрендә халыкның иминлеген саклау – райондагы барлык хезмәтләрнең дә мөһим бурычы, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. – Күпчелек кеше ял иткәндә, кемнәрдер халык иминлеген саклаячак. Бәйрәмнәр алдыннан махсус комиссия тарафыннан мәдәният, мәгариф оешмалары биналары җентекләп тикшерелергә тиеш. Электр энергиясе, газ һәм элемтә белән тәэмин итүдә өзеклекләр булдырмау таләп ителә. Торак пунктларга, тәүлекнең теләсә касы вакытында, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналары керә алсын өчен урамнарны кардан чистартып тору зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев