Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә флешмоб уздырыла

    Татарстанда "Паркларда җимлекләр" дип аталган флешмоб, ягъни күмәк акция игълан иттеләр. Анда катнашучылар кошлар өчен җимлекләр ясарга тиеш. Җиңүчегә шәп фотоаппарат насыйп булачак. Бәйге шартлары буенча, җимлекне паркларда элеп, фотога төшерергә, аннан сурәтләрне "Вконтакте" социаль челтәрендә урнаштырырга кирәк. Монда #КормушкиВпарках, #ПаркиТатастана, #ДоброеУтроТатарстан хештегларын өстәү зарур. Андый язулар җимлекләрнең үзләрендә дә...

    Татарстанда "Паркларда җимлекләр" дип аталган флешмоб, ягъни күмәк акция игълан иттеләр. Анда катнашучылар кошлар өчен җимлекләр ясарга тиеш. Җиңүчегә шәп фотоаппарат насыйп булачак.

    Бәйге шартлары буенча, җимлекне паркларда элеп, фотога төшерергә, аннан сурәтләрне "Вконтакте" социаль челтәрендә урнаштырырга кирәк. Монда #КормушкиВпарках, #ПаркиТатастана, #ДоброеУтроТатарстан хештегларын өстәү зарур. Андый язулар җимлекләрнең үзләрендә дә язылырга тиеш.
    Флешмоб 10 январьгә чаклы дәвам итә. Аны оештыручылар оригиналь җимлек ясаучыларны бүләкләргә дә җыена. Белүебезчә, районыбыз укучылары канатлы дусларыбызга ел да җимлекләр куя. Шушы эшне күрсәтә генә белергә кирәк, диюбез. Гомумән, акциягә һәр татарстанлы кушыла ала. Бәлки, бездә дә бүләкләр алучылар булыр. Төп приз - фотоаппарат бит.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: