Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә 37 градус эсседән соң бераз салкынайтачак

    Җомга, 6 августта һәм шимбә, 7 августта, республикада 21-26 градус җылы булачак.

    37 градуска кадәр экстремаль эсселек Чирмешән районында бер тәүлек (3 август) дәвам итәчәк, 4 августтан яңгыр һәм яшенле яңгырлардан соң температура акрынлап кимиячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

    3 августта көндез һәм кич белән һава +32 ... +37 градуска кадәр эссе булачак. Татарстанның көнбатыш районнарында урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Шулай ук боз явуы ихтимал.

    Реклама

    Чәршәмбе, 4 августта, яңгыр, яшен һәм секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил булачак. Һава температурасы, Көнчыгыш районнардан тыш, 30 градустан артып китмәячәк.

    Пәнҗешәмбе, 5 августта, 24-29 градус җылы булачак.

    Җомга, 6 августта һәм шимбә, 7 августта, республикада 21-26 градус җылы булачак.

    чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: