Урта мәктәпне тәмамлаучы укучылары кайсы фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачакларын төгәл билгеләде. Инде алар фикерләрен үзгәртә алмый.
Райондагы 76 чыгарылыш сыйныф укучысының 75се рус теленнән БДИ тапшырачак. Математиканы профиль дәрәҗәдә – 26, база дәрәҗәсендә 50 укучы сайлаган. Физикадан һәм химиядән - 15әр, биологиядән – 19, тарих һәм инглиз телләреннән - 8әр, җәмгыять белеменнән – 30, рус әдәбиятыннан һәм информатикадан 4әр укучы сынау тапшырырга әзерләнә. Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру пункты быел да Лашман урта мәктәбе базасында булачак.
фото: архив
Нет комментариев