Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 4 кеше штрафка тартылган

Бүген район үзәгендә урамда йөрүчеләр дә, автомобильләр саны да бик аз. Чирмешәнлеләр, нигездә, изоляцияләнү режимын төгәл үтиләр.

Бу хакта район полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов сөйләде.

- Полиция бүлекчәсендә берничә мобиль төркем оештырылды, алар төрле юнәлешләрдә эшлиләр. Хезмәткәрләребез тарафыннан район үзәгендә патруль рейдлары оештырылды, алар урамда очраган кешеләрнең белешмәләрен - пропускларын тикшерәләр, якташларыбызга карантин таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык хакында аңлаталар, - ди Хәлил Шәфигулла улы. – Чикләү өзлексез эшләүче оешмаларга, сәламәтлек саклау, дәүләт идарәсе учреждениеләре, азык-төлек сату кибетләре һәм даруханәләргә кагылмый. Өйдән чыгарга рөхсәт барлыгын эш бирүчедән белешмә алып расларга мөмкин. 

Үзизоляциядә утыручыларга якын-тирәдәге даруханәгә, азык-төлек кибетләренә чыгу, якында урнашкан контейнерларга чүп ташларга чыгу, йорт урыныннан 100 метр ераклык радиусында йорт хайваннарын урамга алып чыгу, ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган очракта тору урыныннан чыгу рөхсәт ителә. Өлкәннәрдән башка урамга чыккан балаларның әти-әниләренә карата чаралар күреләчәк.

Әлеге таләпләрне игътибарга алмыйча һәм берничә тапкыр кисәтүгә дә карамастан, кагыйдәләрне бозган дүрт кешене  Роспотребнадзор белгечләре административ җаваплылыкка тарттылар. Аларның һәрберсенә 500әр сум күләмендә штраф салынган.

Полиция хезмәткәрләре чит илләрдән кайткан һәм үзизоляциядә торучы якташларыбызны да контрольдә тоталар. Бүген районда шундый алты кеше бар.

Бу көннәрдә ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторларына да рейдларга еш чыгарга туры килә.

- Район үзәгеннән чыгу юлларында даими постлар булмаса да, юл инспекторлары да, башка хезмәткәрләр кебек үк, югары әзерлек режимында эшлиләр. Инспекторлар юлларда машиналарны туктаталар, машина йөртүчеләрнең юлга ни сәбәпле чыкканлыгын тикшерәләр, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников.

Полиция машиналары көн саен район үзәге урамнарын да йөреп чыгалар, тавыш көчәйткечләр аша чирмешәнлеләрне өйдә калырга һәм авыруны кисәтүнең гади чараларын үтәргә өндиләр.

Авылларда да  әлеге мәсьәләгә җитди караш. Аларда тәртип өчен участок инспекторлары һәм авыл җирлекләре башлыклары җаваплы.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X