Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районына да африка чумасы яный

Быелның февраль аенда Әлмәт һәм Зәй районнарында кабан дуңгызларының африка чумасы йогышлы чире (АЧС) аркасында һәлак булуы ачыкланды. Безнең район чир үзәгеннән ерактарак (икенче куркыныч зонада), әмма куркыныч чирне кертмәс өчен барлык профилактик, саклану чараларын үтәү мөһим.

Шунысын онытмау зарур, африка чумасы физик һәм химик эшкәртүгә каршы нык тора, термик эшкәртелмәгән дуңгыз ите ризыкларында саклана. Чирне йоктырмас өчен, дуңгызларны ябып асрарга, урамга һәм йортка чыгармаска, дуңгызларны һәм башка терлекләрне, дуңгыз продукциясен һәм мал азыгын читтән – башка районнардан сатып алмаска кирәк.

Дуңгызларның чирләве һәм үлүе, аларның үләксәләренә юлыккан очракта, кичекмәстән район ветеринария хезмәтенә 2-51-70, 2-28-20 телефон номерларына шалтыратырга кирәк.

Алмаз Газыймов,

район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев