Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында угрылар эретеп ябыштыручы битлеген дә алганнар

01 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. 02 12 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 36 гариза һәм хәбәр теркәлгән. Девичья Поляна авылында бер хуҗалыктан мотоблок, икенчесеннән бензин чапкычы урлаганнар. Тикшерү бара. Кара Чишмә авылы янында "Стройтехмонтаж" ҖЧҖ...

01 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган.

02 12 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 36 гариза һәм хәбәр теркәлгән.
Девичья Поляна авылында бер хуҗалыктан мотоблок, икенчесеннән бензин чапкычы урлаганнар. Тикшерү бара.
Кара Чишмә авылы янында "Стройтехмонтаж" ҖЧҖ вагоннарыннан ике бензин генераторы, эретеп ябыштыру аппараты, ике аккумулятор, электр инструментлары, төзелеш уровене һәм эретеп ябыштыручы битлеге югалган. Тулаем зыян 151 мең сум.
Ивашкино авылында ике кеше авылдаш хатын-кызга кул күтәргән өчен җаваплылыкка тартыла.
Бу атнада ике авария (кешеләргә зыян юк), документлар һәм кесә телефоннарын югалтуның ике очрагы теркәлгән.
03Ашыгыч медицина ярдәменә үткән ял көннәрендә 40 чакырту һәм 10 мөрәҗәгать итү кергән. Фельдшер Дилә Шәрәфетдинова әйтүенчә, аларның күпчелеге хроник авырулардан булган. Ике кеше көнкүрештә тән җәрәхәте алган.
04 Үткән атнада газ хезмәте слесарьлары 40 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция янгын хезмәте