Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында гыйнварда кар күп яуган

Быелгы гыйнвар ае үткән еллар белән чагыштырганда 1-2 градуска җылырак булган (айлык уртача температурасы 11 - 14 градус). -Шулай да кышның икенче аеның соңгы ун көнендә уртача температура 14 - 16 градуска кадәр салкынайтты, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Рәдиф Гайнуллин. -...

Быелгы гыйнвар ае үткән еллар белән чагыштырганда 1-2 градуска җылырак булган (айлык уртача температурасы 11 - 14 градус).


-Шулай да кышның икенче аеның соңгы ун көнендә уртача температура 14 - 16 градуска кадәр салкынайтты, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Рәдиф Гайнуллин. - Бу күпьеллык уртача климатик күрсәткечләрдән 1- 2 градуска түбәнрәк.

Соңгы утыз елда гыйнварның өченче ункөнлегендә шундыйрак температура 2015нче елда күзәтелгән.

Гыйнварда районда явым - төшем нормадан 110-126 процентка күбрәк яуган һәм 38 - 45 миллиметр тәшкил иткән. Соңгы ун көндә кар катламы 5 - 8 сантиметрга арткан һәм 31 гыйнварга 36 - 47 сантиметрга җиткән ( норма буенча 18 - 36).

Кар күп булгач, быел җирнең өске катламы 39 - 68 сантиметрга гына туңган (норма буенча 56 - 92 сантиметр).

-Калын кар катламы көзге игеннәр өчен дә бик яхшы, - ди Рәдиф Гайнуллин. - Алар кышны имин чыгар дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев