11 февраль 2015 яңалыклары
-
Чирмешән районында да “соры“ базарга чик куярга кирәк
Республика территориясендә эшләүче һәр оешма - юридик зат булмый гына шәхси эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәренең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм стимул бирүче түләүләрне кертеп) 6420 сумнан ким булмаска тиеш, тик хезмәткәрнең шушы чорда эш вакыты һәм хезмәт нормасын тутыруы шарт. Дәүләт һәм муниципаль учреждение...
-
Тагын бер чирмешәнле мошенниклар корбаны булган
Хокук саклау органнары күпме генә кисәтмәсен, районыбызда мошенниклар кармагына эләгүчеләр саны арта бара. Әле шул көннәрдә генә билгесез затларга 4 мең сум акча күчергән райондашыбыз турында хәбәр иткән идек. Инде аферистлар чирмешәнле И. белән элемтәгә кереп, аңардан да 14 мең сум акча алуга ирешкәннәр. Аларның эш схемасы бер үк: өй...
-
Чирмешән малайлары – беренче, кызлар – дүртенче
Районның малайлар волейбол командасы, укучыларның унынчы Спартакиадасында беренче урынны яулап, финалга үтте. Февраль ахырында алар кабат ярышларга китәчәк. Ә кызлар командасы дүртенче булган. Минзәләдә узган бу ярышта район данын 1нче Чирмешән урта мәктәбеннән Максим Овсянников, Артем Магданов (тренер Марина Овсянникова), лицейдан Илүс Мисбахов, Алмаз Әмирханов, Наил Зыятдинов (тренер Флүзә Мисбахова),...
-
Чирмешән районында быел өченче мунча яна
10 февраль көнне Чирмешәндә тагын бер мунчага ут капкан. Шешминская урамында, элеккеге май-сыр заводы янәшәсендәге бер хуҗалыкта чыккан бу ут казасы хакында янгынчыларга көндезге унберенче яртылар тирәсендә хәбәр итәләр. Мунчаның түбәсе янган һәм эчке стеналарына зыян килгән. Янгынның сәбәпләре ачыклана. Бу - быел районда теркәлгән янгыннарның өченчесе. Ни гаҗәп, өч...