Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бу елның 101 көнендә температура нормадан биш градуска югары булган

Бөтен җир шарында 2020 елның 9 ае барлык метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булган.

Бу елның 101 көнендә температура нормадан биш градуска югары булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында мабугат конференциясендә КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев сөйләде.

«Казанда быел күпчелек уңай аномалияләр. Июньдә генә температура нормадан түбәнрәк иде. Калган вакытта, аеруча кышкы айларда, Казанда уртача айлык температуралар нормадан югары булды», — диде. 

Тискәре аномалия, ягъни нормадан биш градуска түбән булган нибары 11 көн генә булган. Мәсәлән, июнь өчен бик суык саналган дүрт көн, шулай ук 16, 17 ноябрь көннәре кергән. Җыеп әйткәндә, 2020 елда нормадан югары 211 җылы, нормадан түбән 111 салкын көн теркәлгән.

«Яңгыр җәен җитәрлек булса да, көзен явым-төшем җитмәде. Ноябрьнең беренче яртысында Казанда явым-төшем 10 мм дан артмады, — диде Тимур Әүһәдиев.

 Ул бөтен җир шарында 2020 елның 9 ае барлык метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булганын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев