Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бәркәтә мәктәбендә мотоблок та бар

Бәркәтә урта мәктәбе быел үзенең чәчүлек мәйданын зурайткан - 40 сутыйга җиткергән. Мәктәп янындагы участокларыннан тыш, тагын ике бакча чәчкәннәр. -Уңыш начар булмады, аш чөгендерен генә дә 3 тонна ук җыйдык, - ди мәктәп директоры Рәшит Гыйнванов. - Бу төр яшелчәне урнаштыру гына авыррак, бераз саттык, ә калганын базга салдык,...

Бәркәтә урта мәктәбе быел үзенең чәчүлек мәйданын зурайткан - 40 сутыйга җиткергән. Мәктәп янындагы участокларыннан тыш, тагын ике бакча чәчкәннәр.

-Уңыш начар булмады, аш чөгендерен генә дә 3 тонна ук җыйдык, - ди мәктәп директоры Рәшит Гыйнванов. - Бу төр яшелчәне урнаштыру гына авыррак, бераз саттык, ә калганын базга салдык, язга алучы булыр әле. Кишер, аш чөгендере, бәрәңгенең байтагын Чирмешәндә яңа төзелгән балалар бакчасына саттык. Казандагы ярминкәдә дә 2 мең сумлык яшелчәгә (кишер, суган, бәрәңге, аш чөгендере) хуҗа табылды.
Бакча белән биология укытучысы Җәүһәрия Әхмәтҗанова җитәкчелек итә. Дөрес, участокларда укучылар да, укытучылар да, техник хезмәткәрләр дә бергәләп эшли. Алар бәрәңгедән - 8, кишердән - 6, суганнан 5 центнер уңыш җыйган. Суганның 4 центнеры урнашкан да. Бакчада кабак та, бераз кыяр да үстергәннәр, карлыганнан да мул уңыш җыелган.
Киләсе елда бакчада эш күпкә җиңеләячәк, яшелчә саткан акчага һәм элеккеге укучылары ярдәме белән мотоблок сатып алганнар.
-Быел яшелчә орлыклары алуда Татпотребсоюз ярдәм итте, рәхмәт, - ди Рәшит Габдрахман улы. - Чирмешән суганы дәрәҗәсен югалтмаган, аңа сорау бар, шалканны да урнаштырырбыз. Киләсе елда бу яшелчәләрне күбрәк игәргә уйлап торабыз.
Мәктәп бакчасында үз көчләре белән үстерелгән яшелчәләр ашханәдәге менюны баетырга ярдәм итә. Ата-аналар кертемен дә кушып, көнгә, бер балалга 16-18 сумлык аш әзерләнә. Киләчәктә сату өчен камыр ризыклары пешерү дә күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә мәктәп яны участогы биология укытучысы