Бүләккә гөл сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Соңгы вакытларда бәйрәмгә, шул исәптән 8 Мартка да туташ-ханымнарга чүлмәкле гөл бүләк итү модага керде. Бу – бик дөрес, чөнки хәтта иң нәзберекләре дә гадәттәге бәйләмдәге чәчкәләргә караганда бермә-бер озак шиңмичә саклана.
Чәчәк кибетләрендә гөлләрнең ниндие генә юк! Әмма, кызганыч, өй шартларында яңарып китә алмаганнары да күп. Бүләк гөлләр сулмасын өчен аларны ничек сайларга?
* Бары тик сәламәт үсемлек кенә өйдә үсеп китә. Ботаклары, яфраклары ике якка да җәелеп, симметрияле булып урнашканмы? Бер ягында – бар, икенчесендә – юк икән, димәк, корыган яфрак-ботакларын кисеп ташлаганнар дигән сүз.
* Яфрак астына күз ташлагыз: пәрәвез яки ниндидер таплар гөлгә корткычлар ияләшүен аңлата. Сатуга чыгарылганчы, үсемлекләргә махсус сыекча сиптерәләр анысы. Әмма барыбер таплы яфраклысына кызыкмагыз. Мондый гөлнең әйбәт үсеп китүе шикле.
* Чүлмәктәге туфрагы яңа гына көпшәкләндерелгән-йомшартылган кебек икән, гөлне алмау хәерле. Ник дигәндә, үсемлекнең тамырларына зыян китерелгән булырга мөмкин. Соңгы вакытларда бик популярга әйләнгән күке яшенә (орхидея) күзегез төшсә, тамырларына игътибар итегез – алар чүлмәктән чыгып торырга, сынмаган, бер өлеше кисеп алынмаган булырга тиеш.
* Чәчәк ата торган гөлләрне гадәттә чәчәк аткач яки бөреләнгәч саталар. Чәчкәләре түгел, ә бөреләре күбрәк булганын сатып алырга тырышыгыз. Бүләкнең кибеттә түгел, ә өйдә чәчәк атуы мөһим.
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев