“БИО-АГРО” җәмгыяте чирмешәнлеләрне бәйрәм белән котлады
Белеп торыгыз

“БИО-АГРО” җәмгыяте чирмешәнлеләрне бәйрәм белән котлады

“БИО-АГРО” җәмгыяте Өлкәннәр көне уңаеннан чирмешәнлеләрне бәйрәм белән котлап, күчтәнәчләр таратты.

Әлеге хуҗалык Чирмешән, Лашман, Иске Үтәмеш, Бәркәтә, Туймәт һәм башка авыл җирлекләрендә яшәүче өлкән яшьтәге чирмешәнлеләргә барлыгы 1060 азык-төлек пакеты тапшырды.

-Без үзебез эшчәнлек алып бара торган кырлар урнашкан авыллар халкын бәйрәм белән котлыйбыз, аларга исәнлекле озын гомер телибез, - диде “БИО-АГРО” җәмгыяте идарәчесе Сергей Кикоть.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев